+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
13 август 2019, 13:44

Авариядә 14 яшьлек кызның һәм әти-әнисенең гомере өзелде...

Ярмәкәй районында коточкыч юл фаҗигасе булган.

12 август көнне Ярмәкәй районында коточкыч авария булган. Бекетово — Знаменка — Исламбахты юлында ике машина - “Лада Нива” белән “Фольксваген Амарок” бәрелешкән.
Бәрелешү бик көчле булган. "Нива" машинасы белән идарә итүче 40 яшьлек хатын, аның ире һәм 14 яшьлек кызлары фаҗига урынында ук һәлак булганнар. Салонда 16 һәм 4 яшьлек кызлары да булган. Авыр тән җәрәхәтләре алган кызларны дәваханәгә озатканнар.
Авариянең сәбәпләре ачыклана.
Читайте нас: