+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
13 август 2019, 15:23

Юрүзән елгасы буенда 7 яшьлек кыз югалган...

Балык тотып утырган әтисе баланы берничә минутка күз уңыннан ычкындырган.

Кичә, 12 август көнне, Салават районының Татар Малаязы авылы тирәсендә, Юрүзән елгасы буенда 7 яшьлек кыз югалган. Ул бирегә әтисе белән балык тотарга килгән булган.
Әтисе балык кармаклаган арада кыз яр буендагы машина янына чәчәкләр җыйган. Беркадәр вакыттан соң, ир баланың якын-тирәдә юклыгын аңлап алган. Эзләп таба алмагач, коткаручыларга хәбәр иткән.
Коткаручылар баланы Мөсәт авылы яныннан тапканнар. Ул 5 чакрым җәяү китеп өлгергән һәм юлын тагын да дәвам иткән була. Бәхеткә, кыз исән-сау, табиб ярдәме кирәкмәгән.
Елга-күл буйларына, урманга балалар белән бару аеруча игътибарлы булуны сорый. Сабыйларыгызны күз уңыннан ычындырмагыз, ялларыгыз хәвеф-хәтәрсез үтсен, әти-әниләр!
Читайте нас: