+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
14 август 2019, 22:20

4 яшьлек малай әнисез калды...

Ханты-Манси автономия округында яшәүче гаилә республикада юл фаҗигасенә эләккән.

Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләре арасындагы юлда ВАЗ-2114 һәм Датсун автомобильләре бәрелешкән. Чит ил машинасында Ханты-Манси автономия округында яшәүче гаилә - 37 яшьлек ир, 30 яшьлек хатын һәм аларның 4 яшьлек уллары булган. Хатын фаҗигале рәвештә һәлак булган. Баланы дәваханәгә озатканнар.
Дүшәмбе көнне Ярмәкәй районында булган коточкыч авариядә ир белән хатынның һәм аларның 14 яшьлек кызларының гомере өзелде.
Хөрмәтле водительләр, юлларда сак булыгыз, тизлекне арттырмагыз. Бигрәк тә яңгырлы көннәр юлларда хәвеф тудыра. Сезнең кулда - кеше гомерләре. Шуны истән чыгармасагыз иде...
Читайте нас: