+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
14 август 2019, 21:33

Автобуста коскан малайдан салонны җыештыруын таләп иткәннәр

Пассажирлар конфликтны видеога төшергәннәр һәм социаль челтәрләргә таратканнар.

Екатеринбург шәһәрендә автобус идәненә коскан 8-10 яшьләр тирәсендәге малайны салонны юарга мәҗбүр итә язганнар. Кондуктор үсмернең кесә телефонын тартып алган һәм үзе артыннан җыештырган очракта гына бирәчәген әйткән. Ярый әле баланы пассажирлар яклап чыккан, кондуктор шунда гына тынычланган.
Ләкин бу вакыйга моның белән генә бетми әле. Бераздан водитель автобусны туктатып, малага бик дорфа кычкырып, җыештыруын таләп итә башлый. Пассажирларның кайберләре моны видеога да төшерә. Халыкка малайны тагын якларга туры килә.
Водительнең дә, кондукторның да гамәлләре законга каршы килә. Екатеринбург прокуратурасы әлеге очрак буенча тикшерү башлаган.
Читайте нас: