+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
15 август 2019, 19:07

Малай биек үләннәр арасында яткан...

Сөенечле яңалык! Бала табылган, исән!

Шушы тәүлек эчендә бөтен ил диярлек Омск өлкәсендә югалган 3 яшьлек малай өчен борчылды, аның тизрәк табылуын теләде. Ниһаять, сабыйны эзләү отрядларының берсе тапкан.
Ул югалган урыннан бер километр ераклыкта, сазлык урында, биек үлән арасында яткан. Малайның хәлсез генә эндәшүен тиз генә ишетү мөмкин дә булмаган. Малайны табыр алдыннан эзләүчеләр аның кепкасына һәм итегенә юлыканнар.
Баланы дәваханәгә алып киткәннәр. Ул шок кичерсә дә, хәле тотрыклы, дип бәяли табиблар.
Читайте нас: