+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
15 август 2019, 13:03

Мопедка утырган үсмерләр йөк машина астына барып кергән

Авария кичә Булгаково авылында булган.

Кичә, 14 август көнне, Уфа районының Булгаково авылында мопедка утырган ике үсмер авариягә очраган. Йөк машинасы белән идарә итүче 33 яшьлек водитель борылышта аларга юл бирмәгән. Нәтиҗәдә, мопед машина астына эләккән.
Мопедта булган 15 яшьлек егет һәм 13 яшьлек кызны авыр тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатканнар. Балаларның икесенең дә шлемы булмаган.
Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларга мототранспорт алып бирер алдыннан бер кагыйдәгә колак салсагыз иде. Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, мопед һәм скутер механик транспорт чарасы булып санала һәм аларда йөрү өчен “М” категорияле водитель таныклыгы булу зарур. Мопед һәм скутер белән 16 яшькә җиткән очракта гына идарә итү рөхсәт ителә. Мотлак рәвештә шлем кияргә кирәк.
Җәйләрегез имин, хәвеф-хәтәрсез үтсен!
Читайте нас: