+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
15 август 2019, 15:02

Табыла гына күр, сабый!..

Омск өлкәсендәге урман буенда югалган 3 яшьлек малайны эзләү икенче тәүлек бара.

Омск өлкәсенең Большереченский районындагы урман буенда югалган 3 яшьлек Коля Бархатовны икенче тәүлек эзлиләр. Якыннары баланы машинада бикләп калдырып, җиләк җыйганнар. Зурлар әйтүенчә, нибары 15 минут вакыт үткән. Сабый ишекне ачып чыккан һәм шуннан бирле аны таба алмыйлар.
Малайны эзләүләр көне-төне дәвам итә. Эзләүдә полиция, коткаручылар, атлы отрядлар, авыл халкы, волонтерлар - барлыгы 700дән артык кеше катнаша. Ике вертолет, квадракоптерлар ярдәмендә туктаусыз эш алып барыла. Урманның сазлыклы булуы эшне катлауландыра.
Омск өлкәсе телевидениесе хәбәр итүенчә, урманда бала эзенә охшаш урын табылган. Малайың исән булуына өмет бар.
Кечкенә балаларны машинада бикләп калдыруның куркынычы турында мәгълүмат чаралары даими искәртә. Газизләрегезне күз уңыннан югалтмагыз, сак булыгыз, өлкәннәр!
Читайте нас: