+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
16 август 2019, 15:36

18 яшьлек студент кечкенә энекәшләрен опекага алган

Егетнең туганнарын балалар йортына җибәрәсе килмәгән.

Егетнең туганнарын балалар йортына җибәрәсе килмәгән.
Удмуртиянең Бала хокуклары буенча вәкиле Ольга Авдиева әйтүенчә, техникумда укып йөрүче 18 яшьлек егет, авырлыклардан куркып тормыйча, үзенең кечкенә туганнарын опекага алган. 4 һәм 5 яшьлек энекәшләрен балалар йортына җибәрмәс өчен абыйлары үз өстенә зур җаваплылык алып, кыю адымга барган.
— Бу балаларның тормышында шундый хәл килеп туды, 18 яшьлек абыйлары югалып калмыйча, кечкенә ике энекәшенә тәрбия бирүне үз өстенә алды. Мондый адымга чын ирләр генә бара, — дип язган социаль челтәрләрдәге битендә Ольга Авдиева.
Шул ук вакытта, ул егеткә балаларны тәрбияләүдә ярдәм күрсәтәчәкләрен дә белдергән.
Читайте нас: