+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
19 август 2019, 16:48

Баланың башын кем ярган?

Нефтекама шәһәрендә балалар арасында булган низагка әти кеше дә килеп кушылган.

Башы ярылган 10 яшьлек малайның әти-әнисе аңлатуынча, аларның уллары 3 яшьлек кызны яклап, икенче бер малайга каршы чыккан. Тегесе әтисен чакырткан. Әти кеше баланы башы белән тимер ишеккә бәргән. Нәтиҗәдә, баланың башы ярылган.
Икенче як бөтенләй башка төрле сөйли. Имеш тә, ике малай аларның улларын кыерсыткан. Әтисе ярдәмгә килгән һәм "сдача" бирергә кушкан. Малае суккан, ләкин кан чыгарлык итеп түгел.
Өченче малайның күрсәтмәләре теге икесе белән туры килми. Малайларны полициягә исәпкә куйганнар.
Әлеге очрак буенча тикшерү бара.
Читайте нас: