+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
19 август 2019, 16:05

Өч бала мунча яккан

Гафури районында берсеннән-берсе бәләкәй өч бала пешкән.

18 август көнне Гафури районының Каран-Елга авылында алты, тугыз һәм унөч яшьлек өч бала бәлагә тарыган. Алар кулдан эшләнгән газ горелкасы белән үзләре генә мунча ягып җибәрергә уйлаган. Әлбәттә, бала-чага аны тиз генә эшләтеп җибәрә алмаган. Газ чыгып, бер шырпы кабызу җиткән. Аларның өчесе дә дөрләп кабынган ялкынга пешкән. Балаларны дәваханәгә озатканнар.
Бу вакытта әтиләре - өйдә, әниләре бер яшьлек сабые белән дәваханәдә булган.
Әлбәттә, балалы йортта һәрвакыт уяулык кирәк. Бигрәк тә шырпы, тиз янып китүчән сыекчыларны, ягулык корылмаларын җыеп куюың хәерле. Ут белән шаярмаска кирәклеген даими аңлатып тору да зыян итми. Ходай сакланганны саклар, диләр.
Читайте нас: