+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
19 август 2019, 19:13

Әти малы жәл түгел...

Руль артында утырган үсмер машинаны да, кибетне дә җимергән.

Кичә, 18 августта, иртәнге сәгать алтыда 16 яшьлек үсмер Черри Тигго автомобиле белән идарә иткән килеш, сәүдә павильонына килеп кергән. Вакыйга Уфаның Тимашев урамында булганда.
Егет машинаны да, кибетне дә җимергән. Ярый әле үзе исән. Тән җәрәхәтләре алган үсмерне дәваханәгә илткәннәр. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, аны өенә кайтарып җибәргәннәр.
Балигъ булмаган водительгә машина йөртү таныклыгы булмаган килеш руль артына утырганы өчен 5 меңнән 15 меңгә чаклы административ штраф яный. Ә транспорт чарасы махсус стоянкага куелачак.
Читайте нас: