+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
19 август 2019, 22:14

Урамнан песи баласы алып кайтканнар

Ә ул мәхлүк берничә көннән котыру чиреннән үлгән.

Воронеж шәһәрендә яшәүче бер гаилә песиләрне нык яратадыр, күрәсең. Югыйсә, урамда йөргән шикле песи баласын өйгә алып кайтып, үз балаларының сәламәтлеген куркыныч астына куймас иде. Кызганычка каршы, кечкенә җан иясе рәхәт тормышта озак яши алмаган, берничә көннән үлгән.
Ярый әле гаилә башлыгы бу җанварның үле гәүдәсен экспертизага алып барган. Песи баласында котыру авыруы вируслары булуы ачыкланган.
Бу гаилә әгъзаларына күп тапкырлар прививка эшләтергә туры киләчәк, ә алар яшәгән районда ике айга карантин игълан ителгән. Бу вакыт эчендә йорт хайваннарын сатарга һәм сатып алырга, күргәзмәләр оештырырга, өйдәге эт-песиләрне карантин булган зонадан чыгарырга рөхсәт ителми.
Читайте нас: