+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
20 август 2019, 14:31

Ат көтүен каршыларга киткән булган...

Полиция, волонтерлар үсмер кызны өч тәүлек эзләде.

Бишбүләк районының Мәнәвез-Мәскәү авылында 17 август көнне югалган үсмер кыз табылган.
Анастасия исемле 16 яшьлек кыз кичке сәгать сигездә ат көтүен каршы алырга киткән. Мәгълүм булуынча, шул кичне кыз ахирәтенең өендә куна кала. Ә икенче көнне хәбәрсез югала.
Полиция, волонтерлар Анастасияне өч көн эзләде. Бүген аның өенә кайтып керүе билгеле булды.
Әлбәттә, үсмер вакыт кеше тормышындагы катлаулы чорларның берсе. Аны мөмкин кадәр тыныч, конфликтларсыз үткәрү, нигездә, әти-әниләрдән тора. Өлкәннәрнең үсмер белән уртак тел табарга тырышуы, аңлату эшләре алып баруы, сабырлыгы яшь кешене күп кенә уйлап җиткерелмәгән гамәлләрдән саклап калачак.
Читайте нас: