+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
20 август 2019, 16:02

Сабый тәрәзәдән егылган...

Нәни кызчык тәрәзә каршына эскәмия этеп китерә һәм аңа басып, тәрәзәне ача.

Уфада шәхси йортның икенче катыннан 1 яшьтә 8 айлык бала тәрәзәдән егылып төшкән.
Бу вакытта баланың әтисе - эштә, әнисе аш бүлмәсендә була. Нәни кызчык 9 яшьлек апасы белән икенче катта уйнап йөри. Шунда ул тәрәзә каршына эскәмия этеп китерә һәм аңа басып, тәрәзәне ача.
Бәхеткә, бала исән. Аны ашыгыч рәвештә дәваханәгә китерәләр.
Соңгы елларда тәрәзәдән егылучы балаларның саны артканнан арта бара. Күпчелек очракта алар үлемечле тәмамлана. Мондый бәхетсез очраклар, нигездә, ата-аналарның игътибары җитмәүдән килеп чыга.
Әлбәттә, тәүлек буена баладан күзне алмый торып булмый. Ләкин саклану чараларын алдан күрергә кирәк. Хәзер сатуда тәрәзәләргә, балкон ишекләренә куела торган махсус йозаклар бар. Алар тәрәзәне бала сыймаслык итеп ачу мөмкинлеге дә бирә. Күпкатлы йортта яшәүче, бәләкәй балалары булган әти-әниләр мондый бикләрне мотлак куйсын иде.
Читайте нас: