+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
21 август 2019, 16:32

5 яшьлек кызның өстенә шкаф ауган...

Кызганычка каршы, баланың гомере фаҗига урынында өзелгән.

Стәрлетамак шәһәрендә 5 яшьлек кыз 6 яшьлек абыйсы белән бүлмәдә уйнаган. Уен вакытында кыз шкафка менгән һәм аннан батутка сикергән. Нәтиҗәдә, шкаф баланың өстенә килеп төшкән. Ашыгыч ярдәм табибларына аның үлемен билгеләп китәргә генә калган.
Мәгълүм булуынча, балалар имин гаиләдә тәрбияләнгән. Фаҗигале хәл вакытында әти-әниләренең берсе өйдә булган.
Әлеге очрак буенча тикшерү эшләре бара.
Кечкенә балалар тәрбияләүче гаиләләргә өйдәге авыр конструкцияләрне, мебельләрне ныгыту чарасын күрергә кирәк. Ходай бәла-казалардан, бала кайгыларыннан сакласын.
Читайте нас: