+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
21 август 2019, 12:45

8 яшьлек малай өч ай комада яткан

Аны бары тик талпан тешләгән булган.

Новосибирск өлкәсендә яшәүче 8 яшьлек Данил Мешковны июньдә талпан тешли. Ул хәлсезләнә, температурасы күтәрелә. Дүрт көннән аны дәваханәгә салалар. Анда баланың хәле тагын да начарлана һәм ул комага китә.
Быел икенче сыйныфка барырга тиешле Данил спорт яратучы бик актив малай була. Ул футбол белән шөгыльләнә, бер генә тапкыр да сәламәтлегенә зарланмаган була. Бәхетсез очрак йөгереп йөргән баланы кинәт аяктан ега. Малай талпан энцефалиты белән зарарлана.
Әлеге вакытта Данил комадан чыккан, аның әти-әнисе улларының терелүенә ышана. Санкт-Петербургтан килгән табиблар да баланың аякка басачагына өмет уяткан.
Әти-әниләр балаларына талпаннардан саклану кагыйдәләрен алдан аңлатсын, аларга карата бик игътибарлы булсын иде.
Читайте нас: