+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
22 август 2019, 13:17

4 яшьлек малайны машина бәрдергән

Бала юлга йорт каршында парковкаланган машиналар арасыннан йөгереп чыккан, диләр.

Кичә, 21 август көнне, 4 яшьлек малайны машина бәрдергән. Бу хәл Уфаның Дагестан урамында, кичке 9лар тирәсендә булган.
"Лада Гранта" белән идарә итүче 47 яшьлек водитель йортлар территориясеннән барганда, малайны бәрдергән. Бала юлга йорт каршында парковкаланган машиналар арасыннан йөгереп чыккан.
Нәтиҗәдә, төрле тән җәрәхәтләре алган баланы дәваханәгә озатканнар.
Әти-әниләргә, урамда кечкенә балалар белән йөргәндә, аеруча игътибарлы булырга, юлга йөгереп чыгуның хәвефле булуын аңлатырга кирәк.
Читайте нас: