+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
22 август 2019, 12:38

6 айлык бала белән авариягә очраганнар...

Бу хәл кичә Уфа-Инзәр-Белорет юлында булган.

Кичә, 21 август көнне, Уфа-Инзәр-Белорет юлында авария булган. "Шкода Рапид" автомобиле белән идарә итүче 32 яшьлек Стәрлетамак кешесе борылышта "Фольксваген Пассат" машинасына юл бирмәгән һәм, нәтиҗәдә, машиналар бәрелешкән.
Ике водитель дә, шулай ук дүрт пассажир төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатылган. Алар арасында 6 айлык бала да бар.
21 августта республика юлларында 12 автомобиль авариясе булган. Бер кеше үлгән, уналтысы тән җәрәхәтләре алган.
Хөрмәтле водительләр! Юлларда игътибарлы, сак булыгыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмагыз.
Читайте нас: