+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
22 август 2019, 18:23

8 яшьлек малай машина урлаган...

Үсмернең зур тизлек белән трассада йөреп карыйсы килгән икән.

Зоест дигән немец шәһәрендә бер гаиләнең төнлә 8 яшьлек уллары һәм гараждан машиналары югала. Әти-әнисе полициягә хәбәр итә. Күп тә үтми, бала да, машина да табыла.
Чынлыкта исә, автомобильне төн уртасында аларның үз уллары алып чыгып китә. Үсмер малайның зур тизлек белән трассада йөреп карыйсы килгән икән. Ул моңа кадәр машина йөртеп караган була.
Бәхеткә, малай газга басып, тизлекне 140ка кадәр җиткергәч, туктарга кирәклеген чамалап ала. Үсмер водитель машинаны туктатып, авария сигнализациясен кабыза. Хәтта юлга авария тукталышы билгесен дә чыгарып куя.
Ярый әле бу очракта төнге мажара фаҗига белән тәмамланмаган. Балалар белән мондый хәлләр турында сөйләшү, аңлату эшен бик иртә башларга кирәк, күрәсең.
Читайте нас: