+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
22 август 2019, 12:16

Өч тәүлектән соң бала табылды

Биш яшьлек Заринаны меңнән артык кеше эзләде.

Түбән Новгород өлкәсендә биш яшьлек кызны урманнан меңнән артык кеше эзләде. Ниһаять, өченче тәүлек дигәндә, коткаручылар аны төнлә урман эченнән тапкан. Бала исән-сау, тик бик хәлсез. Кыз коры ботаклар өеменә кереп кысылган булган. Коткаручысы биргән бер шешә суны ул бер тын эчендә эчеп бетергән. Әле аны табиблар тикшерә.
Урманга балаларны үзләрен генә җибәрмәскә, аларга күз-колак булырга, өлкәннәргә аеруча игътибарлы булырга кирәк.
Читайте нас: