+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
23 август 2019, 18:58

“Дөрес” өстәл нинди була?

Тиздән укулар, дәрес әзерләүләр башлана. Балага эш урынын булдыруның берничә кагыйдәсе бар.

Җәйге каникуллар сизелмичә узып китте. Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калды. Тиздән укучы балалар өчен янә мавыктыргыч дәресләр, күңелле тәнәфесләр башлана. Алар мәктәптә генә белем алып калмый, өйдә дә дәрес карый. Шуңа да, баланың үз өстәле, үз почмагы булырга тиеш һәм моңа җитди карарга кирәк. Балага эш урынын булдыруның берничә кагыйдәсе бар:
*Дәрес әзерләү өчен махсус өстәлнең булуы яхшы. Өстәл белән урындыкның биеклеген үзгәртеп булу да бик отышлы. Чөнки мондый өстәлне озак вакыт дәвамында кулланып булачак.
* Өй эшләрен кояш яктысында әзерләргә киңәш ителә, шуңа да баланың эш урыны тәрәзәгә якын булсын, аны капламагыз. Ә караңгы вакытта өстәл лампасын кулланырга, аны сул якка куярга кирәк.
*Баланың эш урынында тартмалар, китаплар өчен стеллаж булуы да яхшы. Ул барлык әйберләрен үзенә уңайлы итеп урнаштыра алачак.
* Өстәл һәм урындык сатып алганда, баланың буен белү кирәк. Фотодагы таблица аларны дөрес сайларга ярдәм итәр.
Читайте нас: