+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
24 август 2019, 13:50

Мәктәпкә әзерләнәбез

Беренче сыйныфка баручы бала нәрсә белергә тиеш?

Улы яки кызы беренче сыйныфка баручы әти-әниләр аеруча зур дулкынлану кичерә. Бигрәк тә аларны беренче сыйныфка баручы баланың нәрсәләр белергә тиешлеге борчый. Түбәндәге киңәшләр нәкъ менә шундый әти-әниләр өчен.
Исемен, әтисенең исемен һәм фамилиясен.
Әти-әнисенең һәм якын туганнарының исемнәрен.
Аларның кайда эшләвен.
Үзе яшәгән урам исемен, йорт һәм фатир санын.
Өйдәге, яисә әти-әнисенең кесә телефоннары номерын.
Нинди илдә һәм шәһәрдә яки авылда яшәвен.
Ел вакытларын аера, ай исемнәрен әйтергә.
Атнада ничә көн булуын һәм аларның исемнәрен.
Яшелчәдән җимешне, йорт хайваннарыннан кыргыйларны аерырга.
Шигырь, әкиятләр сөйләргә.
Яхшы әзерлек белән бару өчен ниләр белергә?
0дән 10 кадәр саный һәм саннар рәтендә ялгышмаска. Мәсәлән, әгәр 3 санын әйтсәләр, ул шуннан дәвам итәргә тиеш.
Геометрик фигураларны аерырга.
Гади генә математик мәсьәләләр чишәргә.
Охшаш предметларны аерым төркемнәргә бүләргә.
Читайте нас: