+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
24 август 2019, 14:05

Укучыга портфельне ничек сайларга?

Уңайлы портфель сайлауның үз таләпләре бар.

Яңа уку елы башланырга санаулы гына көннәр калды. Күпчелек әти-әниләр улына яисә кызына мәктәп формасы, уку кирәк-яраклары алып өлгергәндер, ә кайсылары сайлап кына йөридер. Мәктәпкә баручы балага портфельне дөрес сайлауга да бик җитди карарга кирәк. Аның үз таләпләре бар.
“Роспотребназор” таләпләре буенча беренче сыйныф укучысының портфель авырлыгы — 700 граммнан, ә дәреслекләр һәм дәфтәрләр авырлыгы 1,5 килограммнан артмаска тиеш. Сумканың үз формасын тота торган каты артлы булуы һәм баланың аркасына тулысынча терәлеп торуы мотлак.
Портфельнең биеклеге —22-26, киңлеге — 6-10 , кулбаштагы каешның озынлыгы 60-70 сантиметр булуы яхшы.
Читайте нас: