+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
24 август 2019, 20:19

Заринаның хәле ничек?

Кызның әнисе баланың урманда өч тәүлекне ничек үткәрүе турында сөйләгән.

Түбән Новгород өлкәсендә урманда югалган биш яшьлек кызның табылуы турында язып чыккан идек инде. Мәгълүм булуынча, кыз 18 августта урманда гөмбә җыйган якыннарын эзләп китә. Аны эзләүдә 1 меңгә якын кеше катнашты.
Заринаның әнисе Мәликә Мирзаева сөйләвенчә, кыз өч көн буена авызына бернәрсә дә алмаган. Беренче төндә яңгыр явып, ул чыланган һәм өс киемнәрен салып ташлаган. Волонтерлар тапканда, бала футболкада гына була һәм өшүдән нык калтырана.
Табиблар башта Заринаның хәлен авыр дип бәяләде. Хәзер инде аның хәле яхшыра төшкән. Кичә, 23 августта, баланы реанимациядән гадәти палатага күчергәннәр. Көчле стресс кичергән кыз әле булса юньләп сөйләшми, дип яза Түбән Новгород шәһәре мәгълүмат чыганаклары.
Читайте нас: