+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
25 август 2019, 17:24

Малайны үз әнисенә бирерләрме?

Кансыз әтисе 10 яшьлек малайны сарайда чылбырга бәйләп яшәткән.

Моннан бер ай чамасы элек Краснодар крае авылларының берсендә шаккатыргыч вакыйга булган иде. Кибеттә халык муенында йозаклы чылбыр эленеп торган малайга тап булды. 10 яшьлек малай әтисе бикләп тоткан сарайдан качуы, ач булуы, әтисеннән бик куркуы турында сөйләгән иде.
Мәгълүм булуынча, үсмер әтисе һәм үги әнисе белән яшәгән. Баланың әтисе бизнес белән шөгыльләнә, кафесы бар. Ул малайның үз әнисен бала хокукларыннан мәхрүм итүгә ирешкән.
Баласын чылбырга бәйләп тотуны әти кеше тәрбия ысулы дип аңлаткан. Имеш тә, малай урлашып йөргән.
Тикшерү комитеты иргә карата җинаять эше кузгаткан, ул үз гаебен тулысынча таныган. Әлеге вакытта малай реабилитация үзәгендә. Әнисе суд аша баланы үзенә алырга йөри.
Читайте нас: