+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
26 август 2019, 00:38

Ял паркында баланы ток суккан

Бу хәл бүген кич Уфаның Мәҗит Гафури исемендәге ял паркында булган.

Уфаның Мәҗит Гафури исемендәге ял паркында 3 яшьлек баланы ток суккан. Бу хәл бүген, 25 август көнне булган.
Мәгълүм булуынча, бала әнисе белән аллея буйлап йөргән. Ерак түгел генә газонда токка тоташтырылган электр чыбыгы яткан. Малай йөгереп килеп аны кулына алуы була, шунда ук токка сугыла. Баланың куллары пешкән.
"Вакыйга урынына коткаручылар һәм авария бригадасы килгән. Хәвефле урынны уратып алып, җирдән чыгып торган электр чыбыгын алганнар. Малай, дәваханәдә ярдәм күрсәтелгәннән соң, өенә җибәрелгән,- дип хәбәр итә Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәте.
Бәла аяк астында, диләр. Әти-әниләргә балаларны урамнарда гына түгел, хәтта паркларда да күздән яздырмаска кирәк.
Читайте нас: