+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
27 август 2019, 22:59

Кызлар да пычакка үрелгәч...

Бүген Уфа урамында ике үсмер кыз сугышкан.

Бүген Уфаның "Дан бульвары" тукталышыннан ерак түгел урында 14 яшьлек кызның аягына пычак кадапе киткәннәр. Бу хәлне үз күзләре белән күрүчеләр билгеләвенчә, моны икенче үсмер кыз эшләгән һәм вакыйга урыныннан качкан.
Әлеге хәлне полиция тикшерә. Яраланган кызны ашыгыч ярдәм белән дәваханәгә озатканнар.
Ачыклануынча, 14 яшьлек ике кыз арасында низаг чыккан һәм алар сугышып киткәннәр. Нәтиҗәдә, берсе икенчесен пычак белән яралаган.
Әти-әниләргә балаларның тормышы, нинди проблемалар белән яшәүләре турында кызыксынырга, уйланып җиткерелмәгән гамәлләрнең нәтиҗәләре турында аңлату эшләре алып барырга кирәк.
Читайте нас: