+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
27 август 2019, 12:33

Төркиядә бәлагә тарыган кызны Русиягә кайтармыйлар

Уңай үзгәрешләр бар, ләкин кызның тән температурасы күтәрелә башлаган.

Төркиянең Бодрум шәһәрендә бәлагә тарыган 12 яшьлек якташыбызның хәле әле булса авыр. Баланың әтисе әйтүенчә, уңай үзгәрешләр бар, ләкин кызның тән температурасы күтәрелә башлаган. Әлегә Төркия табиблары аны Русиягә алып кайтып китүне кичектерергә тәкъдим итә.
"Табиблар эчке инфекцияләр эләкмәсен өчен хәвефләнә. Балада катетерлар күп, ике зонд үпкәләрне вентиляцияләргә ярдәм итә. Организм - ачык, димәк юк кына инфекция дә уңай динамиканы юкка чыгарачак", - ди әти кеше.
Coral Travel туроператоры кызның әти-әнисенә отельда яшәүне 3 сентябрьгә кадәр озайткан.
Мәгълүм булуынча, Санкт-Петербургтан Төркиягә ял итәргә килгән гаилә 20 август көнне бәлагә тарыды. Бассейнга чумган 12 яшьлек кызның кулы насос торбасына кереп кысыла. Баланы судан чыгарганчы шактый вакыт үтә. Ул шуннан бирле комада, 4 тапкыр клиник үлем кичергән.
Читайте нас: