+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
28 август 2019, 15:54

10 яшьлек малай гаражлар арасына кысылган

Бу хәл Уфада булган.

Уфада 10 яшьлек малай гаражлар арасына кысылган.
Ул дуслары белән уйнап йөргәндә, телефонын ике гараж арасына төшереп җибәргән. Аны алырга азапланганда, үзе дә шунда кереп кысылган.
Коткаручылар гараж боксларын гидравлик инструментлар ярдәмендә каерып, малайны җепләр белән өскә күтәргәннәр.
Коткаручы-табиб билгеләвенчә, малайның гомеренә куркыныч янамый. Бәхеткә, ул сыдырылулар белән генә котылган.
Гаражлар - уен өчен хәвефле урын. Мондый урыннарда җинаять кылу очраклары да булып кына тора. Балаларга бу хакта кат-кат искәртергә кирәк.
Читайте нас: