Екатеринбургта яшәүче әни баласын үзе теләгән мәктәпкә бирү өчен ялган белешмә эшләтеп алган.
Прокуратура тикшергәннән соң, бу очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшергән вакытта андый белешмә бирелмәве, ә документның ясалма булуы ачыклана.
Екатеринбург суды ялган документ ясатканы өчен әни кешегә 8 мең сум штраф сала.