+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
28 август 2019, 23:16

“Лизуннар”дан сак булыгыз!

Табиблар бу уенчыкларның бала сәламәтлегенә зыян китерүе турында чаң суга.

Соңгы елларда балалар арасында желе кебек йомшак һәм ялтырап торучы, төрле чагу төсләрдәге слаймлар яисә лизуннар бик популярлашып китте. Уенчык сузылучан сыекча, лайла кебек, тик ул түгелеп китми һәм җиңел генә җыела да.
Мондый уенчык 1976 елда ук уйлап табылган, аны Маttel компаниясе чыгара башлаган. Башта ул яшел төстә генә булган.
Хәзер кибетләрдә адым саен лизуннар сатыла, Интернетта исә аларны өйдә әзерләү рецептлары тулып ята. Тик табиблар бу уенчыкның бала сәламәтлеге өчен хәвефле булуы турында чаң суга. Лизунның составында борның күп булуы тән тиресе өчен аеруча зарарлы. Уенчык белән уйнаганнан соң балада косасы килү, эч китү, тәнен тимгелләр басу күзәтелергә мөмкин.
Дерматологлар бу уенчыкларның баланың гына түгел, әти-әниләрнең дә сәламәтлегенә зыян китерүе турында белдерә. Табиблар соңгы вакытта балалар арасында киң таралган дерматит, аллергия авырулары да аларның составында булган агулы матдәләргә бәйле булуы мөмкин диләр.
Читайте нас: