+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
29 август 2019, 14:24

Исән калырга язмаган...

Төркиядә бәлагә юлыккан 12 яшьлек кызның гәүдәсен иртәгә Русиягә алып кайталар.

Төркиянең Бодрум шәһәрендә бәлагә тарыган 12 яшьлек Алисаның кичә, 28 августта, үлүе турында мәгълүм булды. Беркадәр вакыт алдан гына әти-әнисе уңай үзгәрешләр сизелә башлавын хәбәр иткән иде.
Иртәгә кызның үле гәүдәсен Антальядан Русиягә кайтарачаклар. Бу хакта баланың әтисе социаль челтәрләрдә хәбәр итте. "Бу рейста урыннар калган булса, без гаилә белән кайтырга чыгабыз", - дип язган ул.
Хәбәр итүебезчә, 22 августта Бодрумның "Санхилл" отелендәге бассейнда кызның кулын насос суырып ала.
Кызганычка каршы, баланы тиз генә коткарып булмый. Нәтиҗәдә, ул комага китә, дүрт тапкыр клиник үлем кичерә.
Якыннары, гомумән, бу вакыйгага битараф булмаган һәркем кызның терелүенә өметләнгән иде. Тик көтеп алынган ялдан исән әйләнеп кайтырга язмаган, күрәсең...
Читайте нас: