+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
29 август 2019, 23:21

Төнлә 1 яшьлек сабый югалган

Бу хәл бүген Дүртөйле районында булган.

Бүген төнлә Дүртөйле районының Исмаел авылында шәхси йорттан 1,2 яшьлек малай югалган. Бу хакта республика буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә. Әнисе иртәнге бишләр тирәсендә уянып, баланың бүлмәдә юклыгын ачыклый.
28 яшьлек хатын 5 яшьлек кызын һәм 1 яшьлек улын ялгызы тәрбияләгән. Әлеге гаилә уңай яктан гына бәяләнә. Әнисе 00.30 сәгатьтә балаларны йокларга салган. Икеләр тирәсендә малайга кефир эчерә, ә иртәнге биштә инде аның бер җирдә дә юклыгы ачыклана.
Баланы хокук сакчылары, волонтерлар - барлыгы йөздән артык кеше эзли.
Сабый турында нинди дә булса мәгълүмат белүчеләр булса, 02, 020 (полиция), 8-927-969-89-19, 8-927-941-65-11 ( РОО "Поиск Детей — Башкортостан") номерлары буенча шалтыратуыгыз сорала.
Читайте нас: