+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
30 август 2019, 18:40

Балыкчы 5 яшьлек сабыйны үлемнән коткарган

Бала су төбенә киткән булган инде.

Бу хәл Омск өлкәсендә ике атна элек булган. 5 яшьлек малай дуслары белән Омь елгасына су коенырга барган. Күпердә торганда, аягы таеп китеп, суга егыла. Су төбенә киткән малайның дуслары куркышып ярга йөгерә. Балалар кычкырышканны ярда балык тотып утыручы Вячеслав Шевченко ишетеп кала.
— Баланы коткарырга суга сикергәндә, ул инде су төбенә киткән иде. Эзләп табып, футболкасыннан эләктереп алдым. Мин аны су өстенә чыгарганда сабый тын да алмый иде. Күкрәгенә берничә тапкыр бастыргач, авызыннан су акты һәм ул елап җибәрде. Без ярга йөзеп чыкканда малайның әти-әниләре дә килеп җитте.
Батыр йөрәкле балыкчы үз гомерен куркыныч астына куеп, бәлагә тарыган сабыйны коткарырга ашыга. Малайның әти-әнисе балаларын коткарган геройга чын күңелдән рәхмәт белдерә. Вячеслав Шевченко “Суда батучыларны коткарган өчен” медале белән бүләкләнәчәк.
Читайте нас: