+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
30 август 2019, 19:39

Дүртөйледә сабыйны эзләүләр дәвам итә...

Социаль челтәрләрдә, баланың, шулай ук әнисенең юеш курткасы һәм көрәк табылуы турында мәгълүматлар таралды.

Дүртөйле районының Исмаел авылында бер яшьлек малайны эзләүләр дәвам итә. Язып үткәнебезчә, сабый 29 август төнендә өйдән югалган. Аның йоклап яткан караватында юклыгын 28 яшьлек әнисе иртән ачыклый.
Баланы эзләүдә полиция, волонтерлар, авыл халкы катнаша. Шулай ук кинологлар һәм водолазлар да җәлеп ителгән. "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, кичә 8 водолаз авылдагы буада эзләүләр алып барган. Эшне тизләтү һәм җиңеләйтү өчен буаны җибәрүләре дә ихтимал.
Социаль челтәрләрдә баланың, шулай ук, әнисенең юеш курткасы һәм көрәк табылуы турында мәгълүматлар таралды. "Лиза Алерт. Башкортостан" волонтерлар төркеме координаторы Юлия Просвиркина белдерүенчә, бу хәбәрләр нигезсез һәм кайберәүләрнең ялган хәбәр таратуының сәбәпләре аңлашылмый.
Фото "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы сайтыннан.
Читайте нас: