+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
31 август 2019, 11:31

Сабыйның гәүдәсен тапканнар...

Ике тәүлек барган эзләүләр кайгылы хәбәр белән тәмамланды.

Дүртөйле районының Исмаел авылында югалган 1 яшьлек сабыйның үле гәүдәсен тапканнар. Бу хакта "Лиза Алерт" волонтерлар төркеме хәбәр итте.
Русия Федерациясенең Башкортстан буенча Тикшерү комитетының тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 29 август төнендә әнисе улын буып үтергән һәм үз ихатасында чокыр казып күмеп куйган. Баланың гәүдәсе ул күрсәткән урында, ярты метр тирәнлектә табыла. Сабыйның гәүдәсе одеялга төрелгән була.
Аннан алда баланың әнисе аны одеялга төреп, басуда калдырып китүе турында әйткән иде. Ул бу кылыгын берничек тә аңлата алмаган. Эшне тикшерү бара. Ана кулга алынган.
Читайте нас: