+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
2 сентябрь 2019, 18:28

Апасы - приютта, энесен иртәгә җирлиләр...

Ә ананың үзен кулга алдылар.

Дүртөйле районында улын үтерүдә гаепләнүче ананы кулга алдылар. Аның 5 яшьлек кызын 31 август көнне приютка урнаштырганнар.
Опека бүлеге начальнигы Илфира Фәррахова белдерүенчә, Камилла социаль приютта.
"Биредә караучысыз калган балалар вакытлыча урнаштырыла. Әлегә туган-тумачаларыннан хәбәр юк, аларны эзлибез. Әгәр алар табылса, баланы үзләренә алу мөмкинлеге биреләчәк. Кыз белән бар да яхшы, ул бик ачык бала", - ди җитәкче.
Билгеле булуынча, хатын Исмаел авылына кызы белән Чиләбе өлкәсеннән күченеп килгән.
Гомере өзелгән 1 яшьлек малай белән хушлашу иртәгә, 3 сентябрьдә, үтәчәк.
Читайте нас: