+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
3 сентябрь 2019, 13:33

12 яшьлек малай мәктәптән кайтмаган...

Ул тантаналы линейкадан соң юкка чыккан.

Кичә, Белем көнендә, Уфада 12 яшьлек Радмир исемле малай югалган. Ул мәктәптәге тантаналы линейкадан соң юкка чыккан.
Малайны соңгы тапкыр Черниковканың "Суворов урамы" тукталышында күргәннәр.
Әти-әнисе, туганнары бөтен шәһәрне диярлек аякка бастырган. Баланы эзләүләр төнгә кадәр дәвам иткән. Иртәнге дүртечеләр тирәсендә малай үзе турында хәбәр иткән.
Якыннары социаль челтәрләрдә Радмирның табылуы хакында язган. Аның кайда булуы турында гына мәгълүмат бирелмәгән.
Әти-әниләр балаларына үзләренең кайдалыгын хәбәр итеп торуларын, мәктәптән өйгә кайтырга кирәклеге турында алдан искәртсен иде.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: