+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
3 сентябрь 2019, 14:15

Электричкада югалган булган...

20 ел элек югалган кыз әти-әнисе һәм туганнары белән очрашкан.

Моннан 20 ел элек Белорусиядә 4 яшьлек Юлия исемле кыз югала. Бу хәл "Минск — Осиповичи" маршруты буенча барган электричкада була. Ул чакта баланы эзләүләр бернинди нәтиҗә бирми.
20 ел вакыт узгач, Юлиягә әти-әнисен табарга таныш бер егет ярдәм итә. Ул Интернетта кыз сөйләгәннәргә охшаш вакыйга турында язылган мәкаләгә тап була. Фотодагы кечкенә кызның маңгаендагы шрамы да нәкъ Юлиянеке төсле булгач, бер үк кеше турында сүз барганлыгына шик калмый. Егет полициягә мөрәҗәгать итә.
Чынлыкта исә моннан ике дистә ел элек кызны Рязань өлкәсендәге станциядән табалар. Юля башта интернатта яши, аннары үзен гаиләгә алалар. Ниһаять, моннан бер атна элек кыз газиз кешеләре белән очрашкан.
Читайте нас: