+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
4 сентябрь 2019, 12:26

Төркиядә ял итүче тагын бер бала һәлак булды

Соңгы көннәрдә бу инде өченче фаҗигале очрак.

Төркиядә якташларыбыз белән бәйле тагын бер фаҗига булды. Анталия шәһәрендәге отельдә Русиядән килгән 5 яшьлек кыз үлгән.
Бала бирегә әти-әнисе белән килгән."РИА Новости" хәбәр итүенчә, бу вакытта өлкәннәр ир-егетләрнең бассейнда волейбол уйнавын күзәткән. Бала берүзе генә су таучыгына киткән. Аннан шуып төшкәндә башын бәргән һәм суга тончыккан. Аны ашыгыч рәвештә дәваханәгә алып киткәннәр. Кызганычка каршы, баланың гомерен саклап калу мөмкин булмый.
Ял иткәндә балаларыгызны күз уңыннан югалтмагыз. Бигрәк тә йөзү урыннарында игътибарлы, сак булыгыз.
Читайте нас: