+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
5 сентябрь 2019, 17:01

15 яшьлек кыз бишенче каттан сикергән

Дүртөйледә бер фатирда янгын чыккан.

Кичә, 4 сентябрьдә, Дүртөйле шәһәренең Беренче май урамындагы торак йортның дүртенче катында янгын чыккан. Ут-ялкын өскә күтәрелә башлагач, бишенче каттан 15 яшьлек үсмер кыз аска сикергән.
Бәхеткә, кыз исән калган. Ләкин ул тән җәрәхәтләре, баш мие селкенүе алган, оча сөяге сынган.
Янгын сүндерүчеләр баскыч ярдәмендә бишенче каттан - 1 яшьлек баласы белән хатынны, дүртенче каттан ир кешене эвакуацияләгән.
Янгын нәтиҗәсендә дүртенче каттагы фатирда 29 квадрат метр мәйдан зыян күргән. Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана.
Ата-аналар, укытучылар балаларга янгын вакытында үзеңне ничек тоту турында аңлату эшләре алып барырга тиеш. Бу хакта күпме генә искәртсәң дә артык булмас.
Читайте нас: