Табиблар белдерүенчә, әгәр бала магнит кебек тимер кисәге йотса, әти-әниләргә бу проблеманы үзләренә генә хәл итәргә ярамый. Мондый очракта вакытны әрәм итмәскә, тиз арада табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әти-әниләр үзләре дә моны аңламыйча, хәлне катлауландыра: баланы костырырга тырыша, каты ризык ашатып, магнитны чыгармакчы була, яисә күп итеп су эчерә. Вакытында дәваханәгә бару - баланың гомерен саклап калу дигән сүз.