+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
6 сентябрь 2019, 14:08

Дуванда 7 кеше агуланган

Алар арасында өч бала да бар.

Кичә, 4 сентябрьдә, Дуван районында 7 кеше реанимациягә эләккән. Аларның барысын да пенсионер әбекәй чәйгә чакырган була.
Бу көнне әбекәй 8 яшьлек оныгы белән урманга гөмбәгә барган. Олы яшьтәге хатын кайту белән гөмбә пирогы пешергән һәм туган-тумачасын, күршеләрен чәйгә чакырган.
Кичен аларның барысының да хәле начарлана. 7 кеше көчле агулану белән реанимациягә эләгә. Алар арасында өч бала да бар.
Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, хәзер аларның хәлләре яхшыра башлаган.
Читайте нас: