+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
6 сентябрь 2019, 18:22

Тәрәзәдән бала егылып төшкән

Ни кызганыч, сигезенче каттан төшкән малай исән калмаган.

Бүген, 6 сентябрьдә, Уфаның Инорс бистәсендә фаҗигале хәл булган.
Мушников урамындагы 27нче йортның 8нче катыннан 6 яшьлек малай егылып төшкән. Бу вакытта аның әнисе дә өйдә була. Кызганычка каршы, бала фаҗига урынында һәлак булган.
Әлеге вакытта урында полиция хезмәткәрләре эшли. Вакыйганың сәбәпләре ачыклана.
Күпкатлы йортларда яшәүче ата-аналарга кече яшьтәге балаларын үзләрен генә калдыру бик хәвефле. Тәрәзәләргә, балконнарга бик, тимер рәшәткәләр куегыз. Сабыйларыгызны үзләрен генә калдырмагыз.
Читайте нас: