+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
6 сентябрь 2019, 17:55

Тайгада югалган бала табылган

Дүрт яшьлек малайны 300дән артык кеше эзләде.

Берничә көн элек Красноярск краеның Березовка авылыннан дүрт яшьлек малайның югалуы турында хәбәр таралган иде.
Ул көнне малайның әтисе бер улын ияртеп, гөмбәгә юлланган була. Әнисе дүрт бала белән өйдә кала. Ихатада ике улын калдырып, әниләре кечерәк сабыйлар янына кереп китә.
Ярты сәгатьтән чыгуына, дүрт яшьлек улы юк була. Аннан кечерәге абыйсының урманга таба китүен аңлатып маташа.
Югалган малайны 300дән артык кеше эзли. Бәхеткә, бүген бала тайгада исән-имин табылган.
Читайте нас: