+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
8 сентябрь 2019, 01:38

Кыргый урманда адашып...

Тайгада 13 көннән соң гына табылган үсмер ничек исән калуы турында сөйләгән.

Приморье краенда тайгада югалган 15 яшьлек үсмер 13 көннән соң табылды. Коля 23 август көнне урманга гөмбәгә киткән булган. Аны эзләүдә 300дән артык кеше катнашкан. Ниһаять, 13 көн дигәндә, үсмер исән-имин килеш табылган.
Аның кыргый урманда исән калуына барысының да исе китә. Үсмер үзе сөйләвенчә, ул башта учак ягып, гөмбә ашап, агачлар төбендә утырып төн чыккан. Адашканның өченче тәүлегендә, 20 километр чакрым юл үткәннән соң, урмандагы умарталыкка килеп чыккан. Умартачы үсмерне ашаткан. Ләкин биредә элемтә юк, яңгырлардан соң елга күтәрелгән һәм бәйләнешкә чыгарга бернинди мөмкинлек булмаган.
Бәхеткә, малай кыргый кабан, юлбарыс һәм аю яшәгән урманда исән калган. Баланың ялгызын гына урманга чыгарып җибәргән әти-әниләргә сабак булсын иде әлеге вакыйга...
Читайте нас: