+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
10 сентябрь 2019, 18:39

Мәктәптә укучылар пешкән...

Дүрт укучының өстенә термопоттан кайнар су түгелгән.

Кузбасстагы Междуреченск мәктәбендә дүрт бала пешкән. Алар бу вакытта ашханәдә була. Шунда бер укучы ялгыш электр самовары аудара һәм беренче сыйныфта укучы дүрт баланың өстенә кайнар су түгелә.
Нәтиҗәдә, аларның өчесе дәваханәгә озатыла. Бер кызның хәле бик авыр, ул әле реанимациядә ята.
Әлеге вакытта бу хәлне тикшерү бара.
Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында җитәкчелек алдан хәвефсезлек чараларын кайгыртырга тиеш. Электр приборларын, балаларның гомеренә куркыныч тудыра торган әйберләрне алар кулы җитми торган урында булырга тиеш.
Читайте нас: