+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
10 сентябрь 2019, 16:51

Әтиләре кызларын мәктәпкә озата ала...

Марат Хәйруллинга балаларын мәктәпкә илтү өчен ике сәгать йөрергә рөхсәт иткәннәр.

Башкортстанда суд элекке банк хезмәткәре Луиза Хәйруллинаның ире Маратны өй арестында тагын ике айга калдырды. Шулай ук аңа балаларны мәктәпкә озату өчен ике сәгать йөрергә рөхсәт иткәннәр.
Искәртеп узабыз, узган атнада, 3 сентябрьдә, Орджоникидзе район суды Луиза Хәйруллинны тикшерү изоляторында дүртенче ноябрьгә кадәр калдырды.
Мәгълүм булуынча, Луиза Хәйруллина банктан егерме өч миллион сум акча урлауда гаепләнә. Агымдагы елның 27 маенда хатын ире Марат белән бергә акча урлап, ике баласын алып, Салаваттан качып китә. Ир белән хатын хокук сакчыларыннан бер айга якын яшеренгән. Гаиләне Казан шәһәрендә арендага алынган фатирда тоткарлыйлар. Җинаять кылуда шикләнелүче хатынга карата "үзләштерү һәм зыян салу" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Читайте нас: