+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
12 сентябрь 2019, 14:28

Шаурмадан агуланучыларның бишесе - балалар...

Агуланучыларның барысы да ризыкны бер урыннан - "Шаурма хәләл" бистросыннан алган.

Уфада 15 кеше шаурма ашап агуланган. Алар арасында 5 бала да бар.
Агуланучыларның барысы да ризыкны бер урыннан - Сипайлово бистәсендә урнашкан "Шаурма хәләл" бистросыннан алган. 13 кеше Уфаның 4нче йогышлы авырулар дәваханәсенә, ә берсен перинаталь үзәккә китергәннәр, чөнки хатын-кыз йөкле.
"Биш кеше авыр хәлдә, аларның дүртесе - бала һәм бер олы кеше. Тугыз кешенең, шул исәптән бер баланың хәле уртача авырлыкта, дип бәяләнә. Беренчел диагноз - кискен гастроэнтерит", - дип хәбәр итә медицина катастрофалары үзәге.
Башкортстанның Роспотребнадзор һәм тикшеру органнары кешелернең массакүләм агулануы буенча тикшеру башлады. Санитарлар урынга барып, кафеның азык-төлек блогында пробалар алыначак, шулай ук зыян күрүчеләрнең диагнозы куелачак.
Читайте нас: