+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
12 сентябрь 2019, 16:58

Уфада 2 яшьлек кызны машина бәрдергән

Шофер, ярдәм итәсе урынга, тизрәк качып китү ягын караган.

11 сентябрь көнне Уфаның Менделеев урамындагы 205/1 санлы йорт янында билгесез машина 2 яшьлек кызны бәрдереп киткән. Уфа буенда Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте белдерүенчә, бала, әнисе белән бергә, җәяүлеләр өчен тәгаенләнгән юл аркылы чыгып барган.
Төрле тән җәрәхәтләре алган кызны дәваханәгә озатканнар. Табиблар аңа бөтен кирәкле ярдәмне күрсәтеп, әнисе белән өйенә озатканнар.
Шофер исә, ярдәм күрсәтү урынына, вакыйга урыныннан качкан. Әлеге вакыйганы күрүчеләр булса, 237-02-02, 237-84-80 телефоннарына шалтыратуыгыз сорала.
Светофор белән көйләнмәгән урыннардан чыкканда игътибарлы булыгыз. Сабыйларыгызны кулыгыздан ычкындырмагыз.
Читайте нас: